Узган ял көнендә түбәнкамалылар Урам киносы фестивалендә кыска метражлы картиналар карады.
Бу кичтә «Гаилә» шәһәр паркына килгән тамашачыларга Россия яшь режиссерларының тугыз картинасы тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне түбәнкамалылар үзләре сайлады: фонарьлар ярдәмендә алар иң яхшы картина өчен тавыш бирде.
Түбәнкамалыларга барыннан да бигрәк режиссер Саша Кузовковның «Новая мама» кинолентасы ошады. Кино - кечкенә пионер Маруся турында. Картинада Уэс Андерсон рухындагы сюрреалистик һәм бик матур тарих сурәтләнә. Бервакыт Марусяның әнисе каядыр юкка чыга, ә әтисе өйгә башка хатын-кызны алып кайта. Яңа әнигә кыз ошамый һәм ул аннан котылырга уйлый.
Икенче урынга Анатолий Колиев төшергән «Принципиально документально» картинасы лаек булды. Бу - Россия пенсионерларының яшерен сөйләшүе турында кискен мокьюментари.
Өченче урында - Данил Ивановның «Холодно» фильмы. Бу - Россия полиция хезмәткәрләре турында кара комедия.
Фестиваль кысаларында киноленталар Россиянең 1117 шәһәрендә һәм торак пунктларында күрсәтеләчәк. Сентябрь ахырында җиңүче фильм игълан ителәчәк, аның режиссеры төп приз – 1,5 миллион сумлык грант алачак.
Лилия Нестерова фотолары.

