ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Ислам нуры» сәнгати-әдәби күргәзмәсе ачылды
Мәдәният
  • 18 Март 2022 - 10:17
  • Караулар: 729
Түбән Камада Идел буе Болгары халыклары тарафыннан ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган «Ислам нуры» сәнгати-әдәби күргәзмәсе ачылды.

Комплекслы музейда урнашкан күргәзмәдә картиналар, кыйммәтле сирәк китаплар, тарихи материаллар тәкъдим ителгән. «Алар безне ислам мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра, республикабызны тагын да яхшырак белергә ярәм итә», - дип яза «Вконтакте»дагы сәхифәсендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Ценные книги и исторические материалы: в Нижнекамске открылась выставка «Свет Ислама»

Күргәзмәдә Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән танылган рәссамнар, Россия Сәнгать академиясенең атказанган рәссамнары һәм гамәлдәге әгъзалары, Кырым, Казахстан, Кыргызстан һәм Белоруссия рәссамнары эшләре тәкъдим ителә. Авторларның һәркайсының үзенчәлекле иҗат юнәлеше бар.

Ценные книги и исторические материалы: в Нижнекамске открылась выставка «Свет Ислама»

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^