Түбән Камада «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә шәһәр музеенда 3-10 ноябрь көннәрендә тәкъдим ителәчәк.
Татарстаннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән кырыклап рәссам май аенда Чистайга җыелган. Түбән Камадан анда рәссам Илдус Мортазин катнашкан.

14 көн дәвамында — 3 - 17 май көннәрендә рәссамнар шәһәрнең борынгы йортларын, тарихи урыннарын ясаганнар. Плэнер азагына алтмыштан артык эш иҗат ителгән. Проект Россия Президенты гранты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылган.
.jpg)
Плэнер эшләре башта Чистай халкына тәкъдим ителгән. Хәзер исә күргәзмә Татарстан буйлап сәяхәт итә.
Алга таба экспозицияне Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә тәкъдим итәчәкләр.
Күргәзмәне ноябрь бәйрәмнәрендә (4-7 ноябрь) бушлай карарга мөмкин. Шәһәрнең комплекслы музее, дүшәмбедән кала, көн саен 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Исегезгә төшерик, учреждениегә кергәндә, коронавирустан вакцинация ясатуыгызны раслау өчен, QR-код күрсәтергә кирәк.

