Түбән Камада кичә шәһәрнең 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Иртәдән үк шәһәрнең төрле урыннарында тантаналы чаралар узды. Сәгать 10да комплекслы музей янында «Без белдек: шәһәр булачак!» скульптур композициясе ачылды. Чара кысаларында Түбән Каманың 11 мактаулы гражданына таныклыклар тапшырылды.
Ә Халык иҗаты йортында Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Фотопроект уникаль рәсемнәрдән тора, аларның һәркайсы Татарстан һәм безнең шәһәр тарихын чагылдыра. Күргәзмә әле ай дәвамында эшләячәк.
18:00 сәгатьтә Кама яр буенда концерт программасы башланды.
Сәхнәдән «Түбән Каманың 55 тарихы» интернет-конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.
Түбәнкамалыларны котларга безнең якташларыбыз һәм Россиянең популяр башкаручылары килде. MINGAZOV татар кавер-төркеме, җырчылар ANN SU һәм Айгөл Рәхимова, ә аннары сәхнәгә Filatov&Karas төркеме чыкты. Коллектив билгеләп үткәнчә, бу аларга чыгыш ясарга туры килгән иң яшь шәһәр.
Бәйрәм ахырында Кама елгасының каршы ягыннан бик матур салют бирелде.