Халыктан килгән сораулар белән бәйле рәвештә Түбән Кама муниципаль районы администрациясе хәбәр итү системасының эш тәртибен аңлата.
Әгәр дә сез сиреналар һәм акустик системаларның озын тавышын ишетәсез икән, бу сигнал «Барыгызга да игътибар!» дигәнне аңлата. Ул 3 минутка кадәр яңгырый. Шуннан соң тавышлы элемтә аша ашыгыч хәбәр тапшырылачак.
Шунысы мөһим: сирена тавышының туктавы янауның бетүен яки тревоганың «тукталуын» аңлатмый. Яшеренеп калыгыз һәм кабат сигнал яки пилотсыз очкыч аппараты һөҗүме тәмамлану турындагы рәсми хәбәр җиткерелүен көтегез.
Түбән Кама территориясенә пилотсыз очкыч аппараты массакүләм һөҗүме очрагында сиреналар һәр 10 минут саен җибәреләчәк. Бу халык мәгълүматны ишетми калмасын өчен эшләнә.
Хәбәр итү системасы шәһәр инфраструктурасы белән интеграцияләнгән. Исегезгә төшерәбез: сигнал эшли башлаганда, халыкны тоткарлыксыз эвакуацияләү өчен, күпфатирлы йортларның подъезд ишекләре автомат рәвештә ачыла.
Челтәрне киңәйтү буенча эш дәвам итә. 2026 ел ахырына кадәр шәһәр һәм район территориясендә тагын 13 сөйләм сиренасы җайланмасы урнаштырылачак. Бу Түбән Каманың бөтен территориясен хәбәр итү белән тулысынча капларга һәм сигнал җитәрлек дәрәҗәдә ишетелмәгән зоналарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

