ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Татарча да яхшы бел!» курсы бара
Мәгариф
  • 19 Гыйнвар 2021 - 13:53
  • Караулар: 453
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» курсы оештырылды.

Курсларда сөйләм теленә һәм грамматиканың төп кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Беренче дәрескә китапханәчеләр килгән. Алар русча-татарча сүзлекләр белән танышкан, исәнләшергә, җөмләләрне дөрес төзергә өйрәнгән.

Курсларга теләге булган һәркем йөри ала. Дәресләрне 23 ел стажлы педагог Гөлнара Хәйруллина үткәрә. Курс 25 дәрескә исәпләнгән. Дәресләр аена ике тапкыр узачак, 8(8555)39-93-83 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Татар телен онлайн-форматта да өйрәнергә була. Үзәк китапханәнең @kitap_nk инстаграм аккаунтында #Tatartime проекты старт алды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^