ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама укытучысы бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган
Мәгариф
  • 10 Ноябрь 2020 - 13:57
  • Караулар: 215

Түбән Кама 37 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем - минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган.

«Татарстан - Россия Федерациясенең мәдәни, икътисадый яктан үсеш алган төбәкләренең берсе, ул илнең көнчыгышын, көнбатышын, төньягын һәм көньягын тоташтыручы мөһим магистральләр киселешендә урнашкан. Мин сәяхәт итәргә һәм төрле төбәкләрнең һәм илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга яратам. Минем өчен кунакчыл һәм күпмилләтле Татарстан Республикасы турында сөйләү, «Минем илем – минем Россия» конкурсы һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы зур проектының бер өлеше булу зур мәртәбә», – ди Надежда Шандренкова.


Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылган. Онлайн-экспедиция 24 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барган һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 200 меңнән артык катнашучыны берләштергән. Үз дәресләрен яшь тарихчылар, педагог-новаторлар, дәүләт милли сәясәте өлкәсе белгечләре үткәргән.

«Бүгенге көндә укытучылар классик белем бирү программасы кысаларында дәресләр үткәрү белән генә чикләнми, ә мәктәп укучылары һәм студентлары өчен өстәмә үсеш юлларын эзли», - ди «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.

Түбән Кама укытучысы үткәргән интерактив дәресне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^