Бүген Россия Федерациясендә һөнәри-техник белем бирү системасына нигез салынуга 85 ел тулуны билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм уңаеннан республика көллиятләрендә тантаналы чаралар узды. Түбән Кама районының сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы белем бирү учреждениесе булган Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендәге бәйрәм үзәк вакыйгаларның берсе булды.
Көллият коллективын хакимият һәм бизнес вәкилләре котлады: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игътисамов һәм «Түбән Кама Нефтехим»ның баш инженеры Артур Гыйззәтуллин. Үзләрен һөнәри белем бирүдә күрсәткән педагогларга аерым игътибар бирелде. Иң яхшы җиде кеше СИБУР компаниясеннән 100 әр мең сум грант алды.

