ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама мәктәпләрендә экологлар агарту дәресләре сериясен башлап җибәрде
Мәгариф
  • 03 Октябрь 2024 - 13:41
  • Караулар: 44

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе экологлары мәктәпләрдә экология дәресләрен яңа форматта башлап җибәрде. Бу уку елына эксперт-методистлар «Пластикның икенче тормышы» дәресләр программасы материалларын яңарттылар һәм экочемоданны яңа гамәли материаллар белән тулыландырдылар. Беренче экодәрес 26 нчы мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе инде өченче ел рәттән экодәресләр үткәрә. Бу чүпләргә ярамаганлыгы турында күңелсез лекцияләр түгел, ә семинарлар, ярышлар һәм хәтта экология темасына квизлар. Әйтик, Түбән Каманың СИБУР предприятиесенең әйдәп баручы инженеры Эльвира Сарсенова һәм Корпоратив коммуникацияләр эксперты Мария Иванова 26 нчы мәктәптә әнә шундый дәрес үткәрделәр дә. Сигезенче сыйныф укучыларын өч командага бүлделәр, һәрберсенә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыкларны эшкәртү белән бәйле сорауларга җавап бирергә туры килде.

В новом формате: серию просветительских занятий запустили в Нижнекамских школах экологи

«Агымдагы уку елында бу – Түбән Камада уздырылган беренче квиз. Җәй буена без эксперт-методистлар белән берлектә «Пластикның икенче тормышы» экодәресләр программасы материалларын яңарттык, экочемоданны тулыландырдык һәм агарту дәресләре сериясен үткәрергә әзербез. Безнең максат – балаларда дөрес экологик гадәтләр булдыру», – дип ассызыклады Эльвира Сарсенова.

Интеллектуаль уен мәсьәләләре балаларны шактый уйларга мәҗбүр итте. Россиядә батареяларны эшкәртү буенча ничә завод икәнен хәтта өлкәннәр дә белмидер әле. Яки 20 агачны коткару өчен, күпме макулатура тапшырырга кирәк? 2 тонна! Балаларның экологик акцияләрдә актив катнашуы һәм табигать ресурсларын саклауга үз өлешләрен кертүе бик яхшы.

В новом формате: серию просветительских занятий запустили в Нижнекамских школах экологи

Квиздан соң эколог балаларга пластик эшкәртү турында сөйләде һәм икенчел чимал әйберләре белән танышырга чакырды.

Бүләккә укучылар Менделеевның акыллы таблицасын һәм СИБУР IQ журналын алдылар.

В новом формате: серию просветительских занятий запустили в Нижнекамских школах экологи

Экодәресләр уку елы дәвамында Түбән Каманың башка мәктәпләрендә дә узачак, балалар калдыкларны эшкәртү серләре турында күбрәк белә алачак. Мондый файдалы дәресләрне Түбән Кама укытучылары, волонтерлар һәм хәтта ата-аналар да мөстәкыйль рәвештә оештыра ала. «Пластикның икенче тормышы» сайтында 5-11 сыйныф укучылары өчен әзер уку материалы бар инде. Ул үз эченә презентацияне, видео дәресләрне, бастырып кулланып булырлык материалларны ала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*