Ижевск финанс-юридик көллиятенең Түбән Кама филиалы базасында өченче ел рәттән янгынга каршы хезмәт кадрлары әзерләнә. Яңа уку елында «Янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча тагын 12 егет һәм кыз курсант булды.
«Безнең отряд менә инде 55 ел Түбән Кама сәнәгать комплексының, илебезнең нефть эшкәртү флагманының, янгын куркынычсызлыгы сагында тора. Тормышларын янгын сүндерү һәм аларга каршы көрәшкә багышларга теләүчеләргә без гамәлдәге янгын сүндерү-коткару частьләрендә эшкә урнашуны тәкъдим итәргә әзер. Лаеклы белгечләр булыгыз һәм безнең янгын сүндерүчеләр сафына басыгыз!», - дип мөрәҗәгать итте студентларга Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре Түбән Кама филиалы отрядының оештыру, әзерләү һәм янгын сүндерү бүлеге башлыгы Анатолий Кондовой.
.jpg)
Көллияткә яңа килүчеләр кызгылт сары төстәге беренче погоннарын алдылар. Дүрт елга якын укыган курсантлар строй әзерлеген үзләштерәчәкләр, янгын сүндерү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр алачаклар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр.