ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама мәктәпләренә 30 яңа педагог киләчәк
Мәгариф
  • 22 Август 2024 - 12:04
  • Караулар: 85

Яңа уку елында Түбән Кама мәктәп укытучыларының бердәм командасын 30 белгеч тулыландырачак.

Бу хакта бүген Халык иҗаты йортында узган традицион август педагогик конференциясендә билгеле булды.

Аларның алтысы максатчан программа буенча белем алды – бу математика, чит телләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары. Тагын 20 белгеч кадрларны максатчан әзерләү буенча укуларын дәвам итә. Мәктәпләргә тагын 112 педагог хезмәткәре кирәк әле.

Яшь белгечләрне Түбән Кама 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр белән каршы ала, дип хәбәр итте конференциядә Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин. Ә 38 нче лицей «Татнефть» компаниясе ярдәме белән укытучыларны торак белән дә тәэмин итә әле.

Бүгенге көндә Түбән Камада барлыгы 1 877 педагогик хезмәткәр эшли. Укытучыларның уртача яше – 44 яшь.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^