ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин «Белемнәрегез белән уртаклаш» марафоны кысаларында Түбән Каманың 36нчы мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Анда ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
«Безнең республикада яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ачык дәресләр - балалар белән тере диалог форматында белем һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның сорауларына җавап бирү, аларга Татарстан икътисады, республиканың илебез үсешенә керткән өлеше һәм эшкуарлык нигезләре турында актуаль һәм аңлаешлы мәгълүмат бирү мөмкинлеге. Мондый темаларны яшүсмер чактан өйрәнергә кирәк. Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе ярдәмендә миңа Татарстан икътисады турында белемнәр нигезенә кирпеч салу мөмкинлеге бирелүенә шатмын», - диде Юлай Миңнуллин.
Ул ассызыклаганча, төбәкләр икътисады үсешен билгеләүче төп күрсәткеч -тулаем төбәк продукты. Татарстан - Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча республика лидерлык позицияләрен алып тора. Шулай ук ул Түбән Кама муниципаль районының республиканың сәнәгать секторын үстерүгә керткән өлешенә аерым игътибар бирде.
Ахырда министр урынбасары укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм аларның казанышлары киләчәктә Татарстан һәм Россия үсеше файдасына хезмәт итәр, дип өмет белдерде.

