Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә БДИ һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр билгеләнде.
25 нче һәм 32 нче гимназия, 14 нче һәм 35 нче лицей, 1 нче һәм 16 нчы мәктәп укучылары химия, әдәбият, рус теле, математика һәм тарих фәннәреннән иң югары нәтиҗә күрсәтте.
Шәһәр буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча гына күрсәткечләр үзгәрмәде.
Шулай ук конференциядә Түбән Кама белем бирү оешмаларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында катнашу статусын да карадылар. Иң яхшылары: 32 нче һәм 22 нче гимназия, 35 нче лицей, 10 нчы һәм 33 нче мәктәп. Уртача күрсәткечләр: 13 нче һәм 34 нче гимназия-интернат, 27 нче мәктәп, 14 нче лицей, 1 нче, 2 нче, 25 нче гимназия, 24 нче лицей-интернат, Каенлы мәктәбе.

