Яшь түбәнкамалыларны РФ Тикшерү комитетының Александр Невский исемендәге кадетлар корпусына укырга чакыралар. Ятим яки ата-анасы каравыннан мәхрүм калган балаларга аерым игътибар биреләчәк.
Кадетлар корпусына гомуми белем бирү оешмасының җиденче сыйныфын уңышлы тәмамлаган балигъ булмаган малайлар һәм кызлар керә ала. Алар сәламәтлек торышы буенча яраклы, шулай ук юридик белем алуга һәм тикшерү органнарында хезмәт итүгә әзер булырга тиеш. Беренче уку елына (8 нче сыйныфка) 15 яшьтән өлкәнрәк булмаган балалар кабул ителә.
Кабул итү рус теле, математика, тарих һәм чит телләрдән керү имтиханы, психологик, физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук иҗтимагый, иҗади һәм спорттагы уңышларны бәяләү нәтиҗәсе буенча гамәлгә ашырыла. Керү сынаулары 1 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
12 февраль көнне кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне була. Документлар 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән http://kkskr.ru/applicants сайтында танышырга мөмкин.