ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсенә чакыралар
Мәгариф
  • 21 Сентябрь 2021 - 15:43
  • Караулар: 169
Үзәк китапханәдә «Авыл турында истәлекләр» дигән курчак күргәзмәсе ачылды. Аларны 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлкәй Вильданова әзерләгән.

Курчаклар кул астындагы төрле материаллардан: тукыма, җеп һәм киездән ясалган. Гөлкәй Вильданова геройлары - аның танышлары һәм туганнары. Иң беренче курчагын Гөлкәй ханым әбисе истәлегенә багышлаган.

«Воспоминания о деревне»: в центральной библиотеке Нижнекамска открылась уникальная выставка кукол

«Мин авылда үстем, – дип сөйли автор. - Әбием яртылаш сукыр иде, әмма ул гомере буе бәйләде һәм текте. Гаиләбез бик зур: без биш кыз үстек, барыбызны да киендерергә, өс-башын карарга кирәк, ә акча юк, шуңа күрә үзебезгә тегәргә туры килде. Иҗатка һәм кул эшләренә мәхәббәт әбиемнән күчкәндер, мөгаен. Әбием инде күптән дөнья куйды, әлеге курчакка карап, аны искә төшерәм. Авыл коллекциясен ясаганда, үземнең бөтен балачагымны кабат күз алдыннан үткәрдем».

«Воспоминания о деревне»: в центральной библиотеке Нижнекамска открылась уникальная выставка кукол

Гөлкәй Вильданова балалар бакчасында 20 елдан артык эшли. Сабыйларга китап укыганда, аның аларга әлеге әсәр геройларын да күрсәтәсе килгән. Әлеге хыялы аны курчаклар ясауга этәргән.

«Воспоминания о деревне»: в центральной библиотеке Нижнекамска открылась уникальная выставка кукол

Күргәзмә Тукай исемендәге үзәк китапханәнең тармак әдәбияты залында эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^