Түбән Кама районының 30,5 меңнән артык укучысы мөһим инициативага кушылды. 12 майда, Экологик белемнәр көнендә, барлык мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр узды.

Балалар чүпләрне сортларга аеру күнекмәләрен актив үзләштерделәр, танып-белү уеннарында катнаштылар һәм мәктәп яны территорияләрендә чәчәкләр утырттылар. Кайбер укучылар Түбән Кама Экойортында булдылар.

