ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яңа подрядчы квартал эчендәге юлларны кардан чистарту барышы турында сөйләде
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 14 Гыйнвар 2026 - 17:10
  • Караулар: 428

2026 елның 1 гыйнварыннан квартал эчендәге юлларны кардан чистартуга Россиянең төньяк шәһәрләрендә инде күп еллар шундый эшчәнлек алып баручы яңа подрядчы кереште.

Новый подрядчик рассказал, как ведется уборка внутриквартальных дорог

Оешма җитәкчесе Дмитрий Крец Түбән Камада кар җыю эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде:

«Безнең автопаркта 16 фронталь төягеч һәм сигезләп үзбушаткыч бар. Без иртәдән кичкә кадәр эшлибез – техника туктамый. Ярты көн эчендә генә дә без 600 кубометр кар чыгардык. Хезмәткәрләр җитәрлек, техника бар. Без эшләнелгән чистарту графигы буенча эшлибез, шул ук вакытта мин шәхсән «Халык контроле»н карыйм, проблемалы участоклар барлыкка килгән очракта шәһәрлеләр канәгать калсын өчен көчләрне шунда күчерәм».

Новый подрядчик рассказал, как ведется уборка внутриквартальных дорог

Исегезгә төшерәбез, магистраль юлларны «КПБ» ҖЧҖ карап тота, ишегалды зоналарын идарәче компанияләр чистарта.

Гаризаны түбәндәге телефон аша калдырырга мөмкин: +7 (8555) 351-072; +7 (8555) 351-000.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^