3 июльдә Үзәк җәмигъ мәчете (Химиклар пр., 59) территориясендә кабат күчмә диспансеризация узачак. Диспансеризацияне 8:00 дән 12:00 гә кадәр үтәргә мөмкин.
Программада:
• ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым палаткалар - барысы да сезнең уңайлылык өчен уйланылган;
• буй, авырлык, басымны үлчәү, ЭКГ;
• кан алу (ач карынга килергә кирәк);
• флюорография һәм маммография — мәчет территориясендә, күчмә флюорография комплексы ярдәмендә.
Паспорт һәм ОМС полисын алырга онытмагыз.
Диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында уза.

