24 июльдә 8:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр үзәк җәмигъ мәчете диспансеризация мәйданчыгы булачак — тикшерүне теләгән һәркем уза ала.
Катнашучыларга уңайлы булсын өчен урамда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым палаткалар эшләячәк.
Флюорография һәм маммография дә узып булачак – мәчет территориясендә «флюмамм» күчмә комплексы эшләячәк.
Шуны да искәртеп узабыз, диспансеризация өчен шикаятьләр һәм симптомнар кирәкми. Сезнең сәламәтлек турында кайгырту теләге һәм ОМС полисы да җитә.

