Түбән Камада Татарстандагы беренче Алдынгылар йортын ремонтлауның икенче этабы бара, ул И.Х.Садыйков исемендәге элеккеге балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында урнашкан. Шәһәрнең мактаулы кешесенә һәм аның балаларга белем бирүгә керткән өлешенә хөрмәт йөзеннән бинаның фасадына Илдус Садыйковка багышланган истәлек тактасы куелачак.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев проектның шәһәр өчен әһәмиятен ассызыклады: «Алдынгылар йортында безнең балалар өчен өстәмә белем бирү: күп санлы заманча лабораторияләр, 20 дән артык төрле түгәрәк, инновацион җиһазлар, тәҗрибәле һәм квалификацияле укытучылар тупланачак. Талантларны һәрьяклап үстерү өчен уникаль мәйданчык булдырыла». Яңартылган бинада шулай ук концерт һәм бал заллары каралган, анда яшь талантлар үзләренең казанышларын күрсәтә һәм төрле чаралар үткәрә алачак.
Эчке эшләрдән тыш, янәшәдәге территорияне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Юллар яңартылган, автомобиль юлы ремонтланган, велосипед сукмагы салынган, заманча яктырту урнаштырылган. Бу чараларның барысы да балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга юнәлдерелгән.

