ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама Мәскәүдә бизнес-форумда республиканы тәкъдим итәчәк
Икътисад
  • 28 Февраль 2020 - 15:50
  • Караулар: 242
20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» премиясе финалы узачак. Башкалага Россиянең төрле төбәкләреннән мастер-классларда һәм дискуссияләрдә, шулай ук конкурс программасында катнашу өчен ике меңнән артык кунак киләчәк.

Экспозициядә «Россия горурлана торган муниципалитетлар» күргәзмәсе эшләячәк, республиканы Түбән Кама тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә Түбән Кама «Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм инвестицион климатны яхшырту буенча иң яхшы муниципаль практика» номинациясендә премия финалисты булды. Эшлекле инфраструктураны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыру аркасында шәһәр югары күрсәткечләргә иреште.

Форумда кече, урта һәм зур бизнес җитәкчеләре һәм экспертлары, цифрлы маркетинг белгечләре, сатып алулар, экспорт сатулары, регионнарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге, үзмәшгульлек, шәһәр тирәлеген һәм экспортны үстерү буенча экспертлар чыгыш ясаячак. Барлыгы 50 дән артык бизнес-спикер, аларның күбесе -   компаниясенең соңгы берничә елда 2-5 тапкыр үсеш тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр.

Форумда катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*