СИБУРның ВДНХны яулаган һәм ике дистә Россия шәһәре аша узган «Полимерлар йорты» мәгариф проекты Түбән Камага яңартылган программа белән кайтты.
Хәзер Түбән Кама химия-технология институты мәйданчыгы 13 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр өч атнага химияне тактадагы формулаларда түгел, ә безне көн саен чолгап алган реаль предметларда күрергә теләүчеләр өчен тарту үзәгенә әверелде.
«Полимерлар йорты» кунакларны көн саен 9:00 дән 18:00 гә кадәр Түбән Кама химия-технология институты бинасында (Төзүчеләр пр., 47) көтә.
Керү ирекле һәм һәркем өчен бушлай. Төркемле экскурсияләр (10 кешедән): һәр сәгать саен үткәрелә, Домполимеров.рф сайтында алдан теркәлү узарга кирәк. Экскурсия дәвамлылыгы: 45 минут чамасы.
Проект Түбән Камада 3 ноябрьдә төгәлләнәчәк.

