ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ике ысылдык аккошны Кама ярына чыгарганнар
Табигать һәм без
  • 13 Октябрь 2026 - 16:04
  • Караулар: 9

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Түбән Кама районындагы район (районара) бүлеге башлыгы Кызыл китапка кергән ике яшь ысылдык аккошны коткарган. Ике кош та «Строитель» бакчачылык ширкәте территориясенә кергәннәр һәм очып китә алмаганнар.

Бәлки, яшь булу сәбәпле көчләре җитмәгәндер, яки бакчачылык ширкәтендәге чыбыкларга ялгыш тигәннәрдер. Кошларда җәрәхәтләр табылмаган — аларга куркыныч янамый.

Тышкы кыяфәтенә караганда, бу ата һәм ана кош. Аларны Кама елгасы ярына чыгарганнар, күрше утрауда кырыкка якын аккош яши. Алар, үз көтүләрен табып, җылы якларга очып китәрләр дип өметләнәбез.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^