Бүген «Эшлекле дүшәмбе»дә һөнәри бәйрәм хөрмәтенә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников тармакның иң яхшы вәкилләренә республика һәм район бүләкләрен тапшырды.
Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тракторчы-машинистларга, фабрика операторларына, терлекчеләргә һәм ветеринария табибларына намуслы хезмәтләре, югары җитештерү күрсәткечләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен бирелде.
"Авыл хуҗалыгы зур сабырлык һәм җаваплылык таләп итә. Һәр нәтиҗә артында көн саен җирдә эшләүче, терлекләр турында кайгыртучы, селекция белән шөгыльләнүче һәм продукция эшкәртүче кешеләр тора", - дип билгеләде Александр Умников.

