Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы педагогы Ильяс Бикбаевка «Почетлы радист» ведомство билгесе тапшырылды.
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы бүләген ул радиоспорт һәм радиоһәвәскәрлек үсешенә керткән зур өлеше, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен алды.
Эшләгән елларында Ильяс Бикбаев күп кенә спортчыларны һәм радиояратучыларны әзерләгән, Түбән Камада һәм республикада бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән.
Татарстанда мондый күкрәк билгесен нибары ике кеше алды, икесе дә — түбәнкамалылар.
Ильяс Нурисламовичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

