12 сентябрьдән шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Һәр шимбә, 8:00 дән 14:00 гә кадәр, сезне Түбән Кама һәм Ютазы районнарының фермерларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан һәм эшмәкәрләреннән яңа продуктлар көтәчәк.
Ярминкәләрнең адреслары:
• «Сити Центр» сәүдә үзәге, Корабельная ур., 42;
• Кама Аланы — Боз сарае каршындагы мәйданчык.

