Инженерлык челтәрләрен ремонтлау сәбәпле, Студентлар урамының так ягында хәрәкәтне чикләү 15 сентябрьгә кадәр озайтыла. Бу коммуникацияләр тыгызлыгы югары булган участокта өстәмә эшләр башкару зарурлыгы белән бәйле.
Корабельная урамы боҗрасыннан Студентлар урамына чыгу әлегә ябык кала.
Вакытлы чикләүләргә аңлап каравыгызны һәм алдан ук уңайлы маршрут сайлап алуыгызны сорыйбыз.

