26-27 август көннәрендә Химиклар проспектында капиталь ремонт кысаларында яңа асфальт өслеге җәеләчәк.
Бу вакытка Химиклар проспекты — Менделеев урамы киселешеннән алып Лесная урамына (так ягы) кадәр участок тулысынча ябылачак. Шулай ук бу участокта борылышлар һәм керү юллары ябылачак.
Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен юлның җөп ягында реверсив хәрәкәт оештырыла.
Автомобильчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга, юл билгеләренә игътибар итәргә һәм ремонт зонасы яныннан узганда сак булырга кушалар.

