Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча район предприятиеләре белән очрашу үткәрде. Проектның максаты - предприятиеләргә процессларны оптимальләштерү исәбенә конкурентлыкка сәләтлерәк булырга ярдәм итү: бу продукция җитештерүне арттырырга, чыгымнарны киметергә һәм базар позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.
Очрашуда катнашучыларга гамәли тәҗрибә һәм ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә региональ компетенцияләр үзәге вәкиле Марат Мәхмүтов сөйләде.
Бүген проектта республиканың 390 нан артык предприятиесе катнаша, шуларның 27 се Түбән Кама районында урнашкан. 2025 елда проектка Түбән Кама районының 8 предприятиесе аяк басты, 2026 елда «Айфлекс» ҖЧҖ һәм «Бикотекс» ҖЧҖ кушылды. Федераль проектта катнашу йомгаклары буенча уртача икътисадый файда предприятиеләр тарафыннан 18 млн сумга бәяләнә.
Киңәю перспективалары шактый зур: районның тагын 37 предприятиесе катнашу критерийларына туры килә һәм ярдәм алырга мөмкин.
Шунысы мөһим, проектта катнашу тулысынча бушлай. Катнашучы булу өчен предприятие түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
• эшчәнлек өлкәсе — эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспортировкалау, туризм яисә торак-коммуналь хуҗалык;
• еллык табыш – 400 млн сумнан (НДСтан башка);
• кулланыла торган салым салу системасы – ОСНО яисә ЕСХН;
• чит ил капиталы өлеше – 50% тан артык түгел.
Катнашуга гаризаны производительность.рф сайтында бирергә мөмкин.

