«Түбән Кама Нефтехим»ның яңа һава бүлү җайланмасында җибәрү-көйләү эшләре башланды. Гомуми әзерлек 87% тәшкил итә. Сәгатенә 32 мең кубометр азот җитештерә торган һава бүлү җайланмасының яңа комплексы 40 елдан артык файдаланыла торган гамәлдәге өч җайланманы алыштырачак.
Эксплуатациягә кертелгәннән соң ул гамәлдәге производстволарның һәм предприятиенең перспектив проектларының азоттагы ихтыяҗларын тулысынча каплаячак, «Түбән Кама Нефтехим»ны тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырачак.
Бүген мәйданчыкта подряд оешмаларының 200 дән артык белгече эшли. Комплексның нигезен компрессорлар, җылылык алмаштыргычлар һәм һаваны түбән температурада аеру блоклары тәшкил итә. Җиһазларның шактый өлеше үзебезнең илдә җитештерелгән.

