ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Россия Хәрби-диңгез флотының 330 еллыгын билгеләп үттеләр
Җәмгыять
  • 26 Июль 2026 - 15:17
  • Караулар: 6

  Мәңгелек ут янында Россия Хәрби-диңгез флоты оешуга 330 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Хәрби-диңгез флоты ветераннары, Түбән Кама районы администрациясе, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.

В Нижнекамске отметили 330-летие Военно-морского флота России

"Түбән Кама диңгез һәм океаннардан ерак булса да, бу бәйрәм безнең шәһәр өчен аеруча әһәмиятле. Якташларыбызның күбесе флотта хезмәт иткән, ә бүген яңа буын, хәрби бурычларын лаеклы үтәп, данлы традицияләрне дәвам итә. Ватаныбызның диңгез чикләрен саклаган һәм саклавын дәвам иткән һәркемгә рәхмәтлебез", - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов.

В Нижнекамске отметили 330-летие Военно-морского флота России

Татарстан Республикасында диңгез пехотачыларының «Тайфун» төбәк иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге рәисе Алексей Демидов ветераннарны Хәрби-диңгез флоты юбилее белән котлады һәм Түбән Камада Хәрби-диңгез флоты геройларына һәйкәл төзү планнары турында сөйләде.

Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә митингта катнашучылар бер минут тынлык игълан итте. Чара барышында ветераннарга медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Митинг Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды. Рәсми өлештән соң чарада катнашучылар Түбән Каманың истәлекле урыннары буйлап традицион автоузышка киттеләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^