Кунаклар өчен милли спорт ярышлары, осталарның хуш исле ярминкәсе һәм яңа пешкән балдан алып эко сөткә кадәр фермер продуктлары әзерләнгән иде.
Балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади урыннар: мастер-класслар, фотозона һәм аквагрим эшләде. Китапханәчеләр халыкны уеннарда катнашырга һәм китап ярминкәсенә чакырдылар. Ике сәхнәдә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.
Оештыручыларга, Түбән Кама районының Үзәкләштерелгән китапханә системасына, «Жемчужина НК» иҗтимагый оешмасына, шулай ук авыл активистларына әлеге матур бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

