Түбән Кама районында капиталь ремонттан соң Яңа Чишмә — Түбән Кама трассасыннан Майская Горка торак пунктына кадәр бара торган юлда хәрәкәт ачылды. Яңартылган юл өслегенең озынлыгы 1 км чамасы.
Ремонт эшләре «Торак пунктларда юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» төбәк программасы кысаларында «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылган. Проектның гомуми бәясе 30 млн сум тәшкил иткән.
Ачылу тантанасында Түбән Кама мэры Радмир Беляев катнашты. Ул җирле инфраструктураны үстерү өчен яңа юлның стратегик әһәмиятен ассызыклады: «Монда күп балалы гаиләләр өчен поселок үсә. Без үзебез яшәгән торак пунктларда үзәк юллар ясый башлау максатын куйдык. Бу Татарстан Рәисе ярдәме белән мөмкин булды. Мин моны тулысынча дөрес карар дип саныйм. Үзәк юл барлыкка килгәч, алга таба үзара салым буенча тармакларны төзекләндерергә була. Шул вакытта чын тормыш башлана да инде, чөнки юлсыз ул юк».
Юл хезмәте хезмәткәрләре төзелеш эшләрендә актив катнашканнары өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, территория өчен транспорт белән барып җитү мөмкинлеген үстерү мөһим. Түбән Кама районында 40 меңгә якын кеше яши, халык саны арта, шуның белән бергә яңа юлларга ихтыяҗ да арта. Хәзер Майская Горка җирлегендә 75 кеше яши. Ышанычлы юл барлыкка килү халыкны башка авыллар белән бәйләп кенә калмыйча, җирлекне алга таба төзекләндерү өчен дә база булдырачак.
