ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Химиклар проспектында хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 22 Июль 2026 - 08:20
  • Караулар: 12

Химиклар проспектында асфальт-бетон өслекнең өске катламын җәюгә бәйле рәвештә хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.

23 июльдән 24 июльгә кадәр Химиклар проспекты — Вахитов проспекты боҗрасыннан Бакый Урманче урамына кадәр юлның так ягы тулысынча ябылачак. Әлеге участокта җөп якта — Химиклар проспекты — Вахитов проспекты боҗрасыннан алып Химиклар проспекты — Төзүчеләр проспекты киселешенә кадәр реверсив хәрәкәт оештырылачак.

25 июльдән 27 июльгә кадәр Химиклар проспекты — Вахитов проспекты боҗрасыннан алып Химиклар проспекты — Корабельная урамының так ягы киселешенә кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк. Реверсив хәрәкәт җөп якта — Химиклар проспекты — Вахитов проспекты боҗрасыннан алып Химиклар проспекты — Корабельная урамы киселешенә кадәр оештырылачак.

Автомобиль хуҗаларыннан маршрутны алдан планлаштыруларын, әйләнгеч юлларны сайлауларын, юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен һәм эшләр барган участокларны узганда игътибарлы булуларын сорыйбыз.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^