Советлар йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Түбән Кама шәһәренең спорт көрәше федерациясе вәкилләре очрашты.
Очрашу кысаларында Түбән Кама районы администрациясе һәм ТР Спорт көрәше федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ әлеге спорт төрен үстерүгә, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итүгә, ярышлар уздыруга һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 2030 елга кадәр спорт көрәшен үстерү программасы проекты әзерләнгән. Документ килештерелгәннән соң гамәлгә ашырылачак һәм матди-техник базаны ныгыту, инфраструктураны үстерү, тренерларга һәм спортчыларга ярдәм итү, шулай ук югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашучыларны әзерләү өчен нигез булачак.

