ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ләйлә Фазлыева түбәнкамалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый
Җәмгыять
  • 08 Июль 2026 - 08:00
  • Караулар: 3

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган бу якты көн чын гаилә кыйммәтләре – тугрылык һәм кайгырту, үзара аңлашу һәм гармония идеалларын гәүдәләндерә. Безнең күпмилләтле Татарстанда гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең тотнагы, рухи-әхлакый нигезләрне һәм мәдәни традицияләрне ышанычлы саклаучы булып тора.

Күп еллар дәвамында мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклаган парларга аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәбез. Сезнең тормыш юлыгыз тирән ихтирам уята һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып тора.

Ватаныбызны саклаучылар тәрбияләгән һәр гаиләгә чиксез рәхмәт. Сез илгә уллар гына бүләк итмәдегез, алар өчен хөрмәт, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт тормышта төп ориентирлар булган гражданнар тәрбияләдегез.

Һәр көн күңел җылысы, җылы елмаюларга бай булсын!

Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

 


Татарстан Республикасы

Премьер-министры

урынбасары                                                                                                     Л.Р.Фазлыева


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^