«Кояшлы алан»да янә йөзләгән гаилә җыелды – монда «Татнефть» Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. Бу бәйрәм күптән инде компаниянең Түбән Камадагы күркәм традицияләренең берсенә әверелде.
Парк берничә сәгатькә гаилә ялы өчен зур мәйданчыкка әверелде. Берәүләр спорт уеннарында катнашканда, икенчеләре үзләрен иҗади мастер-классларда сынап карадылар, тематик фотозоналарда фотога төштеләр, җирле артистлар концертын һәм «Вегас» кавер-төркеменең ялкынлы хитларын тыңладылар.
«Без бергә» гаилә видеороликлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле булды. Анда катнашучылар сценарий буенча уйнап булмый торган тарихлар белән уртаклаштылар: сәяхәтләр, гаилә традицияләре, уртак мавыгулар һәм һәр гаиләне уникаль итә торган бәхетле мизгелләр турында сөйләделәр.
Төп сәхнәдә хезмәткәрләрне күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре, югары профессионализмнары, коллектив тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Бәйрәм лотереясе дә ялкынлы хисләр уятты. Кич башында номер алган һәркем түземсезлек белән розыгрышны көтте. Файдалы бүләкләр, җиңүчеләрнең бәхетле елмаюлары һәм бердәм алкышлар бу мизгелне бәйрәмнең тагын бер якты вакыйгасына әйләндерде.

