Балаларны яклау көнендә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында фитобар ачылды. «Кислород куыкларында сәламәтлек» проекты СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программалары ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Проект иммунитетны ныгытуга, стрессны һәм борчылуны киметүгә, балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән. Фитобарда шулай ук ароматерапия сеанслары, файдалы үләннәр белән чәй эчү, шулай ук дөрес туклану турында лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәреләчәк.
Грант акчаларына приютта уңайлы урын булдырганнар: җиһазлар, аромалампалар һәм кислород коктейльләре әзерләү өчен аппарат сатып алганнар.
«Түбән Кама Нефтехим»ның «Социаль сәясәт» юнәлеше менеджеры Эльвира Долотказина билгеләп үткәнчә, бу нефтехимикларның «Балкыш»ка беренче генә визиты түгел: «Без «Балкыш»ка даими киләбез, һәрвакыт бүләкләр белән, биредә безнең волонтерлар эшли. Фитобарга гаризаны күргәч, моның нәкъ менә балалар сәламәтлеге өчен кирәк нәрсә икәнлеген аңладык».

