Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, тармак хезмәтләре вәкилләре белән бергә, 6 июнь көнендә милли бәйрәм узачак мәйданчыкны карады. Күчмә киңәшмә барышында территориянең әзерлеге, оештыру мәсьәләләре һәм булачак чараның программасы турында фикер алыштылар.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай программа әзерлиләр: мәдәни һәм концерт чыгышлары, спорт ярышлары, традицион ат чабышлары, мото-шоу, мастер-класслар һәм ярминкәләр.
Быел Сабантуй яңа элементлар белән узачак. Бәйрәм кысаларында беренче мәртәбә авыл җирлекләре парады оештырыла, шулай ук «Ысыах» якут милли бәйрәме дә тәкъдим ителәчәк.
Түбән Кама һәм Якутск тугандаш шәһәрләр һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне актив үстерәләр. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында Якутск кунаклары шәһәр халкын якут халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.

