Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада һәлак булучылар булу сәбәпле матәм көне игълан ителде.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов оператив киңәшмә уздырды һәм һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтергә кушты. Түбән Камага медицина хезмәткәрләренең өстәмә бригадалары җибәрелде инде. Шулай ук тиешле хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү йөкләмәсе бирелде.
Мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 39 ы җәрәхәтләр алган.

