Югары уку йортының Түбән Кама филиалы студенты, шәһәрнең Яшь сайлаучылар клубы әгъзасы Катрин Төхвәтуллина фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында бик яхшы уңышлары, җиңүләре һәм призлы урыннары өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.
Республиканың иң яхшы яшь галимнәрен, аспирантларын һәм студентларын берьюлы берничә конкурс буенча бүләкләү тантанасы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә узды. 160 тан артык җиңүче лаеклы бүләкләр алды.

