ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама студотрядлары - Татарстанда иң яхшылар
Безнең җиңүләр
  • 18 Февраль 2026 - 09:00
  • Караулар: 75

17 февральдә, Россия Студентлар отрядлары көнендә, Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсын бүләкләү тантанасы узды. Быел ул рекордлы санда гаризалар җыйды: 12 шәхси һәм 15 команда номинациясендә 276 номинант иң яхшылар исеме өчен көрәште.

ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов ассызыклаганча, республика штабының саны 15 меңнән артып киткән, ә эре проектлар кысаларында 5 меңгә якын яшүсмер эшкә урнаштырылган.

Түбән Кама районы студотрядлары штабы муниципаль берәмлекнең иң яхшы штабы  булды. Аларга күчмә байрак һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте исә һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыручы иң яхшы белем бирү оешмасы исемен яулады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^