Бүген Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче Мария Жукова үзенең 101 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга авыл җирлеге башлыгы Владислава Никишин һәм авыл советы депутаты Елена Перова килгән иде.
Шулай ук озын гомерле ханымга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән бүләк тапшырдылар. Энергияле, шат күңелле һәм киң йөрәкле хуҗабикә кунакларны үзенең тормыш сөючәнлеге һәм позитивлыгы белән гаҗәпләндерде.
Жукова Мария Дмитриевна 1924 елның 8 апрелендә күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган. 1942 елда, мәктәптә укыганда ук, фабрикада тегү цехы мастеры булып эшли, пенсиягә дә шуннан чыга. 1960 елдан Ширәмәт авыл советы депутаты булып тора.