ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Өченче буын университеты Түбән Камада студентлар өчен ишекләрен ачты

Игелек һәм хөрмәт көнендә Түбән Камада «Өченче буын университеты» муниципаль проектының яңа сезоны старт алды. 1200 дән артык өлкән буын вәкиле, төрле факультетларга язылып, студент булдылар.

Новый сезон, новые возможности: Университет третьего возраста открыл двери для студентов в Нижнекамске

Яңа уку елы бай эчтәлекле һәм якты булырга вәгъдә итә. Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина көмеш яшьтәге студентларны котлап, аларның оптимизмын һәм шәһәр үсешенә керткән өлешен ассызыклады: «Сез шулкадәр авырлыклар кичергәнсез, әмма сынмагансыз, һәрвакытта да оптимизм үрнәге булып каласыз. Хезмәтегез, башкарган эшләрегез аркасында бүген без шундый яхшы тормышта яшибез. Бик зур рәхмәт сезгә! Яңа сезонда сезгә яңа казанышлар, яңа ачышлар, яңа танышулар телим. Сезнең күбегез университетка инде беренче ел гына язылмый. Безнең искиткеч шәһәрдә шундый инициатива булуы һәм ул үсә баруы һәм сезнең тарафтан хуплануы бик шәп».

Новый сезон, новые возможности: Университет третьего возраста открыл двери для студентов в Нижнекамске

Өченче буын университеты инде 13 ел өлкәннәр өчен үз ишекләрен ача. Ел саен биредә меңнәрчә кеше белем ала, компьютер грамоталылыгын, чит телләрне, кул эшләренең яңа төрләрен үзләштерә, физик активлыгын арттыра, җырлый, шигырьләр укый һәм бии.

Новый сезон, новые возможности: Университет третьего возраста открыл двери для студентов в Нижнекамске

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны котлады. «Сезгә сокланып карыйбыз, хезмәт елларында Түбән Кама һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Безне бүген дә сезнең актив позициягез, энергиягез гаҗәпләндерә. Түбән Кама өченче буын университеты – Татарстанда иң активы. Сезгә алга таба да уңышлар телибез. Бүгенге көндә Татарстанда һәм Россиядә өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль ярдәм чаралары күп», – дип ассызыклады ул.

Новый сезон, новые возможности: Университет третьего возраста открыл двери для студентов в Нижнекамске

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*