Халыкара Укытучылар көнендә, 5 октябрьдә, Түбән Камада реконструкциядән соң, Мәктәп бульвары ачылды. Тантаналы чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф оешмасы һәм мәктәпкәчә учреждение директорлары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Мәктәп бульвары Түбән Камада 1967 елда барлыкка килгән. Шул ук вакытта биредә кием, спорт товарлары һәм китап кибетләре үз ишекләрен ачты. Соңрак «Акчарлак» кафесы барлыкка килә, ул 1983 елда реконструкциядән соң, дискоүзәк итеп үзгәртелә. Шул ук елда Мәктәп бульварында 2 нче Балалар мәдәният йорты ачыла. Хәзер аның бинасында 2 нче Балалар музыка мәктәбе, КФҮ һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты урнашкан. Моннан тыш, Мәктәп бульвары территориясендә төрле кибетләр һәм яшьләр инициатива үзәге «Ковер» урнашкан, ул 2017 елда дискоүзәк урынында ачыла.
Мәктәп бульварын беренче тапкыр 1978 елда реконструкциялиләр. Аның үзенчәлеге шунда: Түбән Кама архитектурасы өчен гадәти булмаган «ретро» стилендә яктырткычлар барлыкка килә.
«Барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Хезмәтегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Сез шәһәребезнең киләчәген тәрбиялисез, - диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин. - Халыкара укытучылар көнендә яңартылган Мәктәп бульварын ачабыз. Бу - безнең педагогларга, төзүчеләргә һәм шәһәребездә яшәүчеләрнең барысына да хөрмәт. Бульвар безнең шәһәрнең тагын бер истәлекле урыны булыр, дип ышанам».
Рамил Муллин искәрткәнчә, бу реконструкциянең беренче этабы гына. Бульвар территориясе өч зонага бүленә: җәяүлеләр бульвары, беренче төзүчеләр мәйданы һәм Пушкин скверы. Алга таба эшләр ике мәйданчыкта дәвам итәчәк.
Бәйрәм чаралары кысаларында Мәктәп бульвары территориясендә бәйрәм концерты узды. Моннан тыш, 3 нче мәктәп янында укытучылар туя үсентеләре дә утырттылар.

