Узган эш атнасында Түбән Кама мэры Рамил Муллин үз командасы белән шәһәрнең комплекслы реконструкция уздырыла торган берничә объектта булды һәм эш барышы белән танышты.
Беренче объект - 2 нче музыка мәктәбе. Анда капиталь ремонт быел февраль аенда башланды. Бинаны реконструкцияләү Мәдәният милли проекты ярдәмендә мөмкин булды, аның кысаларында мәктәпне модернизацияләүгә 32 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Бүгенге көндә бинада күләмле эшләр башкарылган. Бинада стеналарны финиш буяуга әзерлек эшләре, тавыш изоляциясен, канализацияне, ишек уемнарын монтажлау, электр монтажлау эшләре, аз агымлы челтәрләр урнаштыру башкарылган. Соңгы этапта беренче каттагы фойе һәм керү урыны ремонтланачак, шулай ук өстәмә җиһазлар сатып алыначак.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Рамил Муллин интерьерны бизәүгә аерым игътибар бирде һәм эштә Түбән Кама брендының ярашуын исәпкә алырга кирәклеген ассызыклады, учреждениеләр бердәм концепция кысаларында танылырга тиеш. Гомумән алганда, әлеге этапта эш барышы вакытка туры килә. «Яшь талантларыбызны һәм Түбән Каманың киләчәген әзерләүче бу уку йортына уртак тырышлык белән яңа тормыш өрәчәкбез» , – диде шәһәр мэры.
Киләсе эшче төркем Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә булды. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны капиталь ремонтлауга 130 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчага монда сүтү, бизәү эшләре, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру планлаштырыла. Хәзер эшчеләр идәннәрне тигезлиләр, стеналарны штукатурлыйлар, инженерлык коммуникацияләре ясыйлар. Ремонт эшләре әлеге бинаның дүртенче катында урнашкан 1 нче балалар музыка мәктәбендә дә алып барыла.
Рамил Муллин бинаның керү мәйданчыгына аерым игътибар бирде, чөнки кергәндә укучыларның һәм укытучыларның теләге һәм кәефе формалаша. Шәһәр мэры биредә кафе-музей булдырырга тәкъдим итте. Килүчеләр чәй эч-эчә уку йортының тарихи үткәнен, үзенчәлекле атмосферасын сизә алыр иде.
Шулай ук команда фасадны бизәү буенча дизайн карарлары турында да фикер алышты. «Лемаев исемендәге мәйданда урнашкан барлык биналар бердәм дизайн-кодта булачак», – диде шәһәр архитекторы Равил Сафиуллин.
Рамил Муллин территорияне төзекләндерүгә игътибарны юнәлтте. Ул бина янында билгеле бер функцияләргә ия булган, шулай ук кәеф һәм гомуми атмосфера өчен җавап бирүче ял зоналары булдыру кирәклеген билгеләп үтте, чөнки һәркем үзенә уңайлы урын табарга тиеш. Җаваплы затларга яшелләндерү, куркынычсыз керү юлларын оештыру мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте.
«Яңартылган бина педагогларга һәм тәрбияләнүчеләргә заманча таләпләргә туры килгән шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиеш. Бинаның эчендә дә, тышында да уңайлы булырга тиеш», – диде шәһәр мэры.
Күчмә киңәшмәнең өченче ноктасы - Кызыл Чишмә бистәсе яры буенда урнашкан «Изге чишмә». Исегезгә төшерәбез, чишмәне реконструкцияләү 2022 елның июлендә башланды. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, аны модернизацияләүгә 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«Бу акчаларга вертикаль планлаштыру, туфракны терәк диварлар белән ныгыту һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерү эшләре башкарылган», – диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Айназ Ярмиев.
2023 елда «Татнефть» ААҖ финанс ярдәме белән яктырту, баскычлар һәм мәйданчыклар коймаларын урнаштыру, территорияне чистарту буенча эшләр башкарылачак, вертикаль планлаштыру буенча эшләр дәвам ителәчәк. Бу максатларга компания 15 млн сумга якын акча бүлеп биргән. Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Татнефть» ААҖнең «Нефть-газ эшкәртү» бизнес-юнәлеше җитәкчесе / «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Салахов белән берлектә территорияне карап чыкты, башкарылган эшләрнең сыйфатын контрольгә алды, чишмәне төзекләндерү һәм аны саклау буенча фикер алышты.
«Без «Татнефть» компаниясенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтле. Чыннан да, Изге Чишмә – барлык түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен аерым урын, бу – Түбән Каманың йөрәге. Бергәләп аны төзекләндерү эшләрен тәмамлый алырбыз, дип ышанам. Яңартылган территорияне август ахырында ачарга планлаштырабыз. Реконструкциядән соң, чишмә шәһәр халкы һәм кунаклар өчен тагын да кызыклырак, уңайлырак булыр, дип уйлыйм», – диде Рамил Муллин.

