ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды
Рамил Муллин
  • 27 Февраль 2023 - 09:18
  • Караулар: 190

Бүген Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды. Тантана Советлар йортында узды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда Түбән Кама муниципаль районы «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар арасында яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен  торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясен кертте. 

Сафиннар һәм Федоровлар гаиләсенә дәүләт ярдәме белән уңайлы торак сатып алырга мөмкинлек тудырылды. Тантанада катнашучыларны Рамил Муллин котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^