Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә.
Түбән Камада «Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Эдуард Галиев 52 балага канцтоварлар салынган мәктәп букчалары тапшырды. Күп кенә гаиләләр өчен мондый бүләк — зур ярдәм: баланы беренче сыйныфка җыю җиңел эш түгел.
«Тиздән иң бәхетле вакыт — ачышлар вакыты: яңа дуслар, яңа белемнәр, беренче кечкенә җиңүләр башлана. Әлеге сумкалар зур казанышларга ирешү юлында сезнең тугры юлдашларыгыз булсын. Мәктәп тормышы сезне көн саен сөендереп торсын, уку барышы җиңел бирелсен», — дип мөрәҗәгать итте Эдуард Галиев укучыларга.
