ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама студентлары федераль проектта җиңүче булды
Илкүләм проектлар
  • 24 Ноябрь 2023 - 11:00
  • Караулар: 270

Е. Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студентлары Түбән Новгородта үткәрелгән Россия урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Зур үзгәреш» федераль проектында җиңүче булдылар.

Бәйге Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм Мәгариф милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу юлы бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 947 359 студент катнашты.

«Виктория Гордееваны һәм Даша Наумованы чын күңелдән котлыйм. Кыю булыгыз, иҗат итегез, хыялланыгыз!» - дип котлады җиңүчеләрне үзенең социаль челтәр сәхифәсендә Е. Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте директоры, шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^