Түбән Кама мэры Рамил Муллин юлларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Күчмә киңәшмәдә шулай ук төрле структуралар җитәкчеләре дә катнашты.
Рамил Муллин Вахитов проспектында булды, хәзер анда юлны һәм тротуарны ремонтлау дәвам итә. Мэр ассызыклаганча, Түбән Камада барлык эшләр комплекслы алып барыла.
«Без урамнар челтәрен ремонтлау белән генә чикләнмибез, ә бу мәсьәләгә комплекслы якын киләбез. Магистраль юлларны да, янәшәдәге җәяүлеләр һәм велосипед юлларын да тәртипкә китерәбез. Моннан тыш, быел якынча 40 тукталыш павильонын алыштырачакбыз. Безнең бурыч – капиталь ремонт ясалган урамнар «шәһәрнең йөзе» булсын иде», – диде Рамил Муллин.
Ул шулай ук территорияне яшелләндерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Быел 80 меңгә якын куак утыртырга ниятлибез, – диде мэр. - Аларны саклап калу өстендә дә эшләргә кирәк. Әлбәттә, соңгы елларда бездә коры җәй, шул сәбәпле ул үз төзәтмәләрен кертә. Ләкин без шәһәребезнең яшеллеген саклап калу өчен тырышачакбыз».
Быел барлыгы 12 километр юл тәртипкә китереләчәк. Бүгенге көндә магистральләрне ремонтлау буенча ике программа эшли. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы кысаларында 480 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Бу акчалар Вахитов проспектын һәм Вокзальная урамын ремонтлауга китәчәк. Шулай ук республика программасы бар. Вахитов проспектын, шулай ук Тынычлык проспектын ремонтлауга миллиард сумнан артык акча тотылачак. Бүгенге көндә төп эш күләменең 60% ы инде эшләнгән. Хәзерге вакытта асфальтның өске катламын төзекләндерү өчен әзерлек эшләре бара. Параллель рәвештә яңгыр суларын агызу һәм яктырту буенча эшләр алып барыла. Шулай ук җәяүлеләр юлларын төзекләндерү һәм аларны «Безнең ишегалды» программасы белән тоташтыру бара. Безнең бурыч - октябрьгә барлык эшләрне төгәлләү», - дип билгеләп үтте Рамил Муллин.
Түбән Кама мэры әйтеп узганча, юл полотносын ремонтлау – вакыт һәм ресурслар таләп итә торган катлаулы процесс. «Безнең барлык тырышлыгыбыз түбәнкамалылар өчен юлларны яхшырак һәм куркынычсызрак итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук «Амелия» дип аталган программа кабул итәчәкбез. Алдагы өч ел эчендә җәяүлеләрнең юл аша чыгу мөмкинлекләрен төзергә кирәк. Әлбәттә, бу машина йөртүчеләрдән дисциплина таләп итәчәк. Кызганычка каршы, шәһәрдә машиналарның тизлеге бик югары. Шуңа күрә безгә үзебезне һәм якыннарыбызны саклар өчен бергәләп эшләргә кирәк», – диде Рамил Муллин.

